erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбызның яшь гражданнарына паспорт тапшырылды

Районыбызның ЗАГС бүлегендә бәйрәм булды

25 март көнне районыбызның ЗАГС бүлегендә матур чара узды. 14 яшен тутырган 5 егет һәм кызга паспорт тапшырылды.

Яңа Кырлай, Югары Аты, Шекә, Түбән Мәтәскә һәм Яңа Кенәр авылларында яшәүче яшүсмер Россия Федерациясенең төп документын кулларына алды. Документны аларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова тапшырды. 

 

Тантаналы чара башланыр алдыннан, ЗАГС бүлеге хезмәткәре шәхесне раслаучы беренче документларның Германиядә барлыкка килүен, Россиядә паспортларның 1932 елда рәсми документ буларак кулланыла башлавы турында тарих битләренә күзәтү ясады. Аннан соң Россия һәм Татарстанның гимны яңгырады.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чарада районның Хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина да катнашты. Яшьләргә һәм аларның әти-әниләренә төпле киңәшләрен биреп, ихлас теләкләрен җиткерде ул. “Кадерле балалар, бүген сезнең зур бәйрәмегез. Бүген алган документ белән сез горурланырга тиеш. Чөнки сез Россия гражданины булдыгыз. Ә безнең Арча районы республикабыздагы иң зур районнарның берсе. Биредә 51меңгә якын кеше яши. Бүгеннән сез Арча районының тулы хокуклы гражданнары. Әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның йөзләренә кызыллык китермичә, намуслы, батыр егет-кызлар булып үсүегезне телим. Иң мөһиме, чын кеше булыгыз. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, үз эшегезне җиренә җиткереп башкаручы булып калыгыз,” – диде үз чыгышында.

 

Яшьләр белән бергә аларның әти-әниләре дә килгән иде. Чараны оештыручыларга, килгән барлык әти-әниләр исеменнән, Яңа Кырлай авылында яшәүче Фаил Заһидуллин рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бүген безнең балаларыбызның гомерендә мөһим көн. Әле кайчан гына кулларыбызга туу турында таныклык алган булсак, бүген әлеге балалар паспортлы булдылар. Беренче чиратта чараны оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм. Балаларга да әйтер сүзем бар, - дип дәвам итте ул. – Һәр кешенең күңелендә үз илеңне сөю, патриотлык дигән хис бар. Күп җирләрдә йөргән кеше буларак шуны әйтә алам, үз туган ягыңнан да якын һәм кадерле җир юк. Сез дә туган җирегез, әти-әниләрегез, авылдашларыгыз өчен файдалы шәхесләр булып үссәгез иде. Гомерне төрлечә уздырып була. Тик сез, яшьләрнең гомерләре бар яктан да бәхетле булса иде дип телим. Үз хокук һәм бурычларыгызны белүче балалар булып үсегез.”    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X