erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә 1 майдан арзанлы ипотека бүтән булмаячак

Үзәк банк кагыйдәләрне катгыйландыра

1 майдан минималь ставка буенча ипотека бүтән булмаячак: Үзәк банк кагыйдәләрне катгыйландыра. Дәүләт идарә университеты Икътисад һәм финанслар институтының «Финанслар һәм кредит» кафедрасы доценты Николай Кузнецов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, регулятор яңа төзелгән йортларда торак сатып алуга өлешләп катнашу займнары буенча хәвеф коэффициентларына өстәмәләрне арттыра.

«Бу беренчел күчемсез милек базарында ихтыяҗның сизелерлек кимүенә китерәчәк. Девелоперларга төзелә торган объектларны сатуы катлаулырак булачак», - дип искәртте финансист.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге вакытта яңа төзелгән йортларда ипотекага керү бусагасы шактый түбән, ә халыкка кредит йөкләнеше үсә. Шул рәвешле, куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган ипотеканың өлеше арта, ә бу икътисадта тискәре чагылыш табарга мөмкин. Ихтыяҗның кимүе беренчел торак базарында бәяләр үсешен туктатачак һәм көндәшлекне арттырачак, дип сүзен төгәлләде икътисадчы.

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-1-maidan-arzanly-ipoteka-butan-bulmayacak-5870415

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X