erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинны юбилее белән котлады
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинны юбилее белән котлады

ТР Рәисе Р.Миңнеханов котлау сүзләрен үзенең MAX каналында урнаштырган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинны юбилее белән тәбрик итте, аның республика үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Ул котлау сүзләрен үзенең MAX каналында урнаштырган.

«Татарстан сезнең ярдәмегез һәм кайгыртуыгызны һәрвакыт сизеп тора - сәнәгать өлкәсен үстерүдән алып спортны алга җибәрүгә кадәр Сез безнең белән! Чын күңелдән рәхмәт сезгә!» - дип язган Татарстан Рәисе.

Миңнеханов Мишустинга нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Киләчәктә дә бергәләп алга барачакбыз, дигән ышаныч белдерде ул.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cuvstvuem-vasu-podderzku-i-zabotu-minnixanov-pozdravil-misustina-s-yubileem-5920095


Арча хәбәрләре

Нет комментариев