erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Саба районы Тенеки авылыннан Әлфия Хисамиевага ярдәм кирәк!

Әлфия бүгенге көндә үз аякларында йөри алмый. Чирнең беренче билгеләре 2015 елда барлыкка килә, ул үзе эшләгән ашыгыч ярдәм машинасына куллары белән ярдәм итмичә күтәрелә алмый башлый.

Соңрак атлап йөрү дә авырлаша. Күп тапкырлар Казан табиблары күзәтүе астында булып, дәвалану курслары алу да, гормональ препаратлар кабул итү дә булышмый. Чир артка чигенми, Әлфиянең аякларындагы егәр киресенчә көннән-көн кими. 2019 елда ул Мәскәү табибларына күренә, аңа “Хәрәкәтләндерүче нейрон чире” диагнозы куела. Бүгенге көндә Әлфия инвалид коляскасында утыра, инде куллары да егәрен югалта бара, буйсынмыйлар.

Безнең ил медицинасы әлеге чир каршында көчсез. Шуңа күрә Әлфиягә чит ил табибларына гына өмет итәргә кала. Хәзер Әлфия Төркиянең Больница Аджибадем Таксим табиб-ларында тикшерү уза, табиб-лар аңа кичекмәстән дәвалау кирәклеген әйтәләр. Әмма бу коточкыч кыйммәт. 2-4 атналык курсның бер көне якынча 180000-276000 тора. Бу кадәр сумманы бер гаилә, бер нәсел генә күтәрә алмый. Дөньяда изге күңелле, чит кешенең кайгысын аңлап, хәлгә керүче кешеләр барлыгына һәм туганыбызның хәле яхшырачагына өмет итәбез, балалары да әниләре исәнлеге өчен көн саен дога кыла һәм аның хәлен яхшыртыр өчен тиенләп акча җыя. Алар әле бик кечкенә: Азалиягә – 17, Азаматка – 11, Сылуга нибары 6 яшь. Әни назы, әни җылысы шулкадәр кирәк чак. Әмма әниләренең җылы кочагында иркәләнер урынга алар өйдәге хуҗалыкны алып барырга, әти-әниләренең терәге булып, аларга көч биреп торырга мәҗбүр. Балалар бу сынауларга түзәр, әмма әнисез тормышка түзүе бик авыр бит.

Әлеге чир аяктан екканчы Саба үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләп, меңләгән кешегә ярдәм иткән Әлфия Хисамиевага бүген безнең ярдәм кирәк! Һәм ярдәм итү һәркемнең кулыннан килә. Мондый чакта һәр тиен кадерле, һәр тиен зур роль уйный. Булдыра алган кадәр һәркемнән ярдәм сорыйбыз.

РЕКВИЗИТЛАР:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сбербанк: 4279 3806 3738 1106 (Хисамиев Фидаиль Фагемутдинович – Әлфиянең ире)

Ак Барс Банк: 2200 5301 8402 2309 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)

Ак Барс Банк: +7 908 349 04 10 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)

Сбербанк: +79083439068 (Хисамиев Фидаиль Фагемутдинович)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X