erid:2VtzquqpS7d
Сабантуйда аттракционнарның куркынычсызлыгын Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре тикшереп торды
Арча яңалыклары

7 июньдә Арча шәһәрендә татар халкының яраткан милли бәйрәме «Сабантуй» узды. Барлык традицион конкурслар һәм уеннар белән беррәттән, балалар өчен аттракционнарда күңел ачулар оештырылды. Йошкар-Ола, Воронеж һәм Арча шәһәрләреннән килгән эшмәкәрләр 9 аттракцион куйдылар, алар бәйрәм алдыннан Арча районы дәүләт техника күзәтчелегендә теркәлде.

«Аларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотылды. Карусельләр һәм кабартылган таулар балалар һәм аларның ата – аналары өчен төп күңел ачу чарасы булды», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Арча районы буенча Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.

Нет комментариев