erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сания һәм Рафаэль Кәбировлар - алтын юбилярлар

Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина алтын юбилярлар Сания һәм Рафаэль Кәбировларны котлап, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Булат Бәхтияров аны җыр белән җөпләп куйды. “Син минем өлеш, мин – синең өлеш...”. Әнә шулай матур башланып китте Арча ЗАГС бүлегендә узган алтын юбилей кичәсе. Котлау сүзләрен җиткерергә юбилярларның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары килгән иде.

Туган авылында механизатор булып эшли егет. Армиядән кайткач, китапханәче һәм шул ук вакытта клуб мөдире дә булган күрше кызы Санияне күреп, “Бу кыз минеке булырга тиеш”, – дип күңеленә салып куя. Һәм уен тормышка ашыра да. Озакламый гаилә дә кора Сания белән Рафаэль.

– 1975 елның җәе иде. Тукталышта очраштык. Армиядән кайтышы. Гармун уйнап тора. “Иң беренче очраган авылдаш кыз”, – дип күтәреп үк алды мине. Шуннан очрашып йөри башладык. Яңа елдан соң өйләнештек тә, – диде Сания ханым. – Бик яхшы кеше булды. Какмады, сукмады, куеныннан чыгармады. Мин дә тормыш дәверендә “ярар, ярар” дип кенә тордым һәм... үземчә эшләдем. 

Гаилә Арчага килеп урнаша. Рафаэль Кәбиров гомер буе “ПМК-16” оешмасында тракторчы-бульдозерчы булып эшли. Сания ханым лаеклы ялга чыкканчы “Агрохимия” берләшмәсендә хисапчы-кассир булып хезмәт куя. Берсеннән-берсе акыллы, чибәр ике кыз үстерәләр. Икесе дә гаиләле. Әлфияләре Арчада, Миләүшә Кукмарада яши.

– Әти-әнигә, минем белән илле ел гомер иткән Саниягә рәхмәт. Тыныч булмаса, аның кадәр яши алмас идек. Озак вакыт, әмма бик тиз үтте. Яныңда ышанычлы кешең булганда бар да яхшы икән, – диде Рафаэль абый.
– Сез булганга бернинди тормыш җиле дә безне ега алмады, – диде балалары әти-әниләрен котлап. – Олы юлга чыгардыгыз. Кеше иттегез. Әле дә киңәшләрегез белән ярдәм итеп, безгә терәк булып торасыз. Әти-әни дип тора алуыбыз белән генә дә без бик бәхетле. 

– Кайда туган, шунда кирәк булган, диләр андый кешеләр турында. Гомер буе бер урында эшләү үзе зур дәрәҗә. Сания ханымның куллары да алтын. Нәрсәләр генә бәйләми ул! Сумкалар, хәтта пальтоларга кадәр! Аның эшләре Казан Кремлендә узган күргәзмәдә урын алды. Ике ел рәттән оста куллы ветераннар арасында үткән бәйгедә җиңү яулап, дипломга лаек булды. Концертларда да катнаша ул. Мәчеткә йөри, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Рафаэль абый белән мөнәсәбәтләренә сокланырлык. Беркөн кая чаба икән, дисәм, мәчеттән Сания апаңны каршы алырга барам, ди. Каршы ала, сумкаларын күтәреп кайта. Үзенчә бәхет түгелмени бу?

Юбилярларны “Үзәк” территориаль үзидарә җитәкчесе Радислав Прахов та котлады. ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на куллар куеп, “Алтын туй” таныклыгы алганнан һәм алтын туй медальләре алышканнан соң, Рафаэль абый Сания ханымны туй биюенә чакырды. Матур пар, сүз дә юк. Киләчәктә дә шулай бер-берегезгә терәк һәм таяныч булып, тигезлек белән яшәргә язсын.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев