erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сездән хатлар көтә егетләр

Тагын бер машина Арчадан махсус хәрби операция барган зонага посылкалар илтеп кайтты

Бу юлы туганнары, әти-әниләре, хатыннары әзерләп китергән исемле, адреслы посылкалар гына алып киттеләр.

Телеграм каналдагы “Без бергә. Арча” төркеменнән күренгәнчә, алар ияләренә барып җиткән. Әниләре, хатыннары, туганнары рәхмәт сүзләре белдереп шундый хәбәрләр юллаган. Ә йөкне волонтер Зөлфәт Кадыйров озата барды. Кайтканнан соң аның белән элемтәгә чыктык.

– Зөлфәт, юлларыгыз тыныч уздымы? Исән-имин кайтып җиттегезме?

– Без егермесе көнне иртәнге җидедә кузгалдык. Район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Алсу Мөхәммәтова, волонтерлар озатып калды. Машинаны бөтен халыктан җыелган акчага арендага алдык. “Газель” машинасы белән киттек. Шоферы җайлы кеше булып чыкты. Икенче көнне көндезге уннарга Луганск өлкәсенә барып җиттек. Арча районыннан киткәннәрнең күбесе шунда бит.

– Шундый сорау биргән өчен гафу итегез, куркытмадымы?

– Егетләребез яу кырында. Мин барып кына кайттым. Курку турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Андагыларны күргәч, без, Аллага шөкер, әйбәт яшибез икән әле, дидем. Шифер түбәле йортлар, агач коймалар тезелеп киткән... Элекке заманга кайткан кебек булдым. Җимерек биналар да бик күп. Берөзлексез шартлау тавышлары да ишетелеп тора.

– Хәрби сер булмаса, сез анда кая бардыгыз?

– Хәрби частьның базасына. Посылкаларны шунда бушаттык. Батальон командиры белән таныштым, телефоннар алыштык. Ул киләчәктә нинди әйберләргә басым ясарга кирәклеген әйтте. Посылкаларны шәхсән үзем тапшырам, диде. Хәбәрләр килеп ирешкәннән чыгып әйтә алам, сүзендә торган. Калган баталь-оннардагы егетләр дә посылкаларны алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Нәрсәләр кирәк, дип әйтте инде ул?

– Генераторлар, рацияләр, эчке киемнәр, оекбашлар, шәхси гигиена әйберләре, кырыну җиһазлары, юеш сөлгеләр, юеш салфеткалар бик кирәк икән. Чөнки анда киемнәрне юу, юыну өчен мөмкинлекләр юк. Киләчәктә шуларны истә тотсыннар иде.

–  Безнең егетләр белән очраша алдыгызмы соң?

– Ике егет белән очрашып сөйләштем. Калганнарын күрә алмадым, позициядә иделәр. Онытмаган өчен рәхмәт белдерделәр. Хатлар язарга куштылар. Аларның бер юлын да төшереп калдырмыйча укыйлар, саклыйлар икән. Шул сүзләрне әйткәндә егетләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Өйдән килгән шул кәгазь кисәге дә алар өчен бик кадерле.

– Тагын кайчан баруны планлаштырасыз?

– Төгәл көнен әйтә алмыйм, әмма 23 февральгә кадәр тырышабыз. Анысын да үзем озата барырга планлаштырам. “Ашарга баштарак җитми иде, хәзер зарланырлык түгел. Сезнең ярдәм бик булыша. Рухи яктан бигрәк тә. Күңелгә рәхәт”, – диләр егетләр. Барып кайтканнан соң ничә көн үтте, әле дә тәэсирләрдән айный алмыйм. Аны сөйләп булмый, барып күргән кеше генә белә.

Әйдәгез, бердәм булыйк, егетләребезне ярдәмебездән ташламыйк. Хатлар язу турында да онытмагыз. Алар солдатларның йөрәкләрен җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X