erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Сезнең әле бар да алда” (+фотолар)

Арча үзәк китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге – 2022” проекты җиңүчеләрен һәм “Иң яхшы китап укучылар йолдызлыгы”на кергән актив укучыларны бүләкләү тантанасы булды.


Ә
“Укучының мәдәни көндәлеге – 2022” республика проекты 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Ел да җиңүчеләрен билгеләп, аларга бүләкләр тапшырыла. Быел көндәлек камилләштерелгән. Китапчыгы 1нче сыйныф укучыларына гына бирелеп, 2-4 сыйныфлар үзләре барган мәдәни чаралардан фотолар, видеолар белән ирекле темага язылган иҗади эшләрен электрон формада юллаганнар.
Мәдәни көндәлекнең бер яхшы ягы бар, проект ярдәмендә балалар кечкенәдән музейлар, кинотеатрлар, галереялар, концерт залларында булып, төрле кызыктыргыч, мавыктыргыч тамашалар күреп, язучылар, рәссамнар белән танышып, китапханәләрдә китаплар укып үсәләр. Мондый нәтиҗә чыгару чаралары үткәрү ул бер-берсеннән кызыгып, бер-берсен уздырырга тырышып экскурсияләргә, китапханәләргә йөрү өчен этәргеч. Дөрес, әти-әниләрнең балаларын алып йөрергә мөмкинлекләре булган очракта.
– Мәдәниятне, матурлыкны күреп үсүләре балаларны рухи яктан баета. Чөнки “Мәдәни көндәлек” ял итүне генә түгел, чын матурлыкны күреп, өйрәнеп кайту да. 1нче сыйныфлар көндәлеген карадык. Балалар үзебезнең республикадагы мәдәни учреждениеләрдә генә түгел, чит төбәкләрдә дә булганнар. Моның өчен әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.
Җиңүчеләргә бүләкләрне дә ул тапшырды. Беренче урынны беренче мәктәптән 1В сыйныф укучысы Амалия Шәмсетдинова, 4В сыйныфыннан Аделина Зәйнуллина, 6нчы мәктәпнең 2А сыйныфыннан Айзат Ибраһимов, 3нче мәктәпнең 3Б сыйныфы укучысы Адилә Касыймова яулады. Алар 1 июнь көнне Казанга “Әкият” курчак театрына барып, анда да бүләкләнделәр.
Аделина үзе барган чаралардан тәэсирләре белән дә уртак-лашты. Кайларда гына булмаган ул – Ижевск шәһәренә барып, аның истәлекле урыннары белән танышкан, танылган зоопаркын да караган, ял базасында табигать кочагында ял иткән, Хәтнәдә  булып, авылның, андагы изгеләр чишмәсенең тарихы белән кызыксынган, Урта Бирәзәдә җырчы авылдашлары Айдар Фәйзрахманов белән аралашкан һәм башкалар.
– Моннан тыш, Фәнис Яруллин иҗатына багышланган фәнни-практик конференциядә катнаштым. Лауреат булдым.  Әлеге көчле рухлы кешенең тормыш юлы сокландырды, шигырьләрен бер сулышта укыдым, – диде Аделина.
“Мәдәни көндәлек” буенча икенче урын беренче мәктәптән Эвелина Зәйнуллина, Элина Зәйнуллина (икесе дә 1В сыйныфтан), 6нчы мктәптән Зилә Надыршина (2А), Алинә Абдуллина (4Б), өченче урын өченче мәктәптән Алинә Закирова (1Б), Альмир Мортазин (2А), Ралина Әхмәтгалиевага (3Б) бирелде. Ә иң актив сыйныф буларак алтынчы мәктәпнең 3Б сыйныфын билгеләп үттеләр. Актив катнашучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу көнне иң күп китап укучыларны да атадылар. Балаларның китап укырга яратулары, китапханәгә теләп йөрүләре, анда үткән чараларда катнашулары сөендерде. Мәсәлән, икенче мәктәптән 2Б сыйныф укучысы Камилә Маннанова ел дәвамында 76 китап укыган, өченче мәктәптән Динә Закирова (4А) аннан 6га гына калышкан. Ә иң күп китап укучы сыйныф – бишенче гимназиядән 1Б сыйныфы. Өченче мәктәптән абыйлы-энеле Кәрим һәм Рәсим Фәйзиевларга да китап белән дус булганнары өчен бүләк бирелде.
– Укыгыз, иҗат итегез, хыялланыгыз, үз дөньягызны ачыгыз, – диде укучыларга “Китап” үзе. – Сезнең әле бар да алда.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X