erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тамакка төер утырды, кара син бу баланы, нинди хисләр кичерә бит...

Сагынмаган кая ул!

Оныгым Зилә белән балалар бакчасыннан кайтып барабыз. Бүген никтер кәефсезрәк күренә. Нәрсә булды, дип сорыйм.

– Бабай, вакыт машинасы булсын иде дә, вакытны кире чигереп бакчага яңадан йөри башлар идем. Безнең бит бер көннән саубуллашу кичәсе, аннан киткәч сагынырмын инде. Бигрәк тә Гөлнара Әюповнаны, Алинә Радиковнаны, Алинә Вабиловнаны сагынырмын.

Үземнең дә тамакка төер утырды, кара син бу баланы, нинди хисләр кичерә бит...

– Борчылма, – дигән булам. – Тиздән мәктәпкә барачаксың, анда да көтеп торалар сезне.

“Сандугач” балалар бакчасына йөрде ул. Баланың күңелен шулай яулый алган тәрбиячеләренә рәхмәт!

Бу көннәрдә мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәпне тәмамлап чыгучылар өчен дә моңсу көннәр. Алты яшьлек Зилә сагынганны алар сагынмас мени инде! Алда зур тормыш юллары көтә үзләрен, имтиханнарны да, тормыш сынауларын да уңышлы тапшырырга язсын инде!

Вакыт машинасы хыялда гына булса да, безгә, кешеләргә, хәтер дигән зур байлык бирелгән. Ул үзе бер кино кебек инде, андагы матур мизгелләрне күз алдынннан кичергәндәге рәхәтлекне тойганыгыз бардыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Адәм баласы яшьлеген сагынып яши, диләр. Әле менә пионер оешмасының 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә газеталарда бик күп истәлекләр укырга туры килде. Бар да быргылы, барабанлы пионер сборларын, яшьлек романтикасын сагына. Буш урында чүп үләне үсә, диләр. Ул чорда бушлык юк иде – укуга керүгә син инде октябрят (“Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы”), аннан пионер, шуннан комсомол...

Пионер дигән сүзне ишетүгә күз алдына Луиза апа Садыйкова килеп баса. Озак еллар пионервожатый булып эшләде ул (мәктәпләрдә андый вазыйфалар да бар иде). Укучыларны күпме җирләргә сәяхәткә йөртте, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Советлар Союзы Герое Гатаулла Салихов янына да алып барды.

Луиза апа олыгаеп беткәч тә пионер галстугы тагып йөрде әле. Ул елларда “Честное пионерское!” – дигән канатлы сүзләр бар иде. Син пионер икәнсең, яхшы укырга, гадел булырга, бары дөресен генә сөйләргә, башкаларга үрнәк булырга тиешсең. Луиза апа нәкъ шундый шәхес иде! Гаделсезлекне җене сөймәде, андый кешене бездә бик өнәп бетермиләр, ә ул бер кабинеттан кусалар икенчесенә керде, үзе “ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керәм”, – дия торган иде.

Луиза апаны хәтерләүчеләр аны бүген дә хөрмәт белән искә алалар. Казан шәһәрендә мәктәптә эшләгән елларында ул укучыларны Яңа Кишеткә алып кайта торган иде.  Ул үзе дә галстук таккан, алдан быргы кычкыртып атлый. Мәктәп янында Геройлар аллеясына нигез салдылар, агачлар утырттылар. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның Яңа Кишет мәктәбе укучылары белән очрашуын да ул оештырды.

Луиза апа ни өчен  Яңа Кишетне шулай якын иткән соң? Аның әтисе Сабир Садыйков Яңа Кишет мәктәбе директоры булган. Кызы Луиза да шунда укыган. Димәк, бу мәктәп, укытучылар, авыл халкы аның күңелендә үз эзен калдырган, аларны ул гомере буе онытмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X