erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда 57 кеше тычкан бизгәге йоктырган

Саклану чаралары турында онытмаска кирәк

Татарстанда ел башыннан бирле 57 бөер синдромлы геморрагик бизгәк очрагы теркәлгән.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Күрсәткеч узган елның шул ук чорындагы дәрәҗәдә. Авыручылар саны артуы күзәтелми, әмма мондый куркыныч бар. Быел кар күп булу сәбәпле, тычканнарга кышлау өчен шартлар уңай», - диде ул.

Бакчаларга һәм дачаларга беренче тапкыр барганда профилактика, шәхси саклану һәм территорияне кимерүчеләргә каршы эшкәртү чаралары турында онытмаска кирәк.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев