Татарстанда сәнәгать паркларының резидентлар белән тулу күрсәткече 76 проценттан арткан
Белеп торыйк.
Җәмгыять23 ноябрь 2024
Татарстанда сәнәгать паркларының тулылыгы буенча уртача күрсәткечләр 76,6 процентны тәшкил итте. Моңа дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары күрсәтү бәрабәренә ирешелгән. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.
Министрлык вәкиле искәрткәнчә, илкүләм проектка таянып, кече эшмәкәрлекне үстерүдә төп коралларның берсе – уңайлы инфраструктура булдыру. Бүген Татарстанның сәнәгать паркларында барлыгы 390 миллиард сум әйләнешле 1700дән артык резидент эшчәнлек алып бара. Алар халыкны көндәшлеккә сәләтле хезмәт хакы тәкъдим ителә торган югары җитештерүчәнлекле эш урыннары белән тәэмин итә. Әйтергә кирәк, республикада сәнәгать җитештерүе күләменең якынча 10,5 проценты шушы предприятиеләр өлешенә туры килә.
Сәнәгать парклары резидентлары салым түләгәндә ташламалардан файдалана ала, шуңа күрә әлеге территорияләр күп кенә инвесторда кызыксыну тудыра. Моннан тыш, резидентларга электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү, ташламалы лизинг, микрозаем, биналар төзү һәм җиһазлар сатып алуга заемнар бирү кебек финанс ярдәме коралларының комплекслы җыелмасыннан, һәм шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектларын үстерү программасы мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим ителә.
«2024 елда инвестицион проектлар башлап җибәрүне гадиләштерү буенча чаралар комплексы киңәйтелде, алар инженер һәм юл инфраструктурасын җиһазландырып бетерүне дә үз эченә ала. Республика бюджеты исәбенә муниципаль сәнәгать паркларында инфраструктура объектлары төзелде, болар әлеге мәйданчыкларга яңа резидентлар җәлеп итәргә, 150дән артык кече предприятие өчен уңайлы шартлар тудырырга булышачак», – дип сөйләде Наталья Кондратова.
Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм резидентларга дәүләттән каралган ярдәм чараларын алырга мөмкинлек бирә торган килешүләрне имзалау процедуралары камилләштерелгән. Моннан тыш «Тәэмин итүче көннәре»н үткәрү дә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Шулай итеп, 300дән артык кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре зур компанияләрне кирәкле товар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү турында барлыгы 3,2 млрд сумнан артык суммага контрактлар төзегән. Әлеге төр чаралар комплексын гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итәчәк.
Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев