erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда урман янгыннарын сүндерә торган ике яңа станция пәйда булачак

«Экология» илкүләм проекты буенча 2020 елда республика урман янгыннарын сүндерү өчен яңа техникалар сатып алачак.

Быел Татарстанда «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ике яңа урман янгынын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк. Ул «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Яңа станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырыла.

Шулай ук 2020 елда урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар — тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма.

Бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгълүм булганча, Татарстанда урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X