erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда үзчикләү режимы йомшара

12 майдан татарстанлыларга өйдән чыгу өчен рөхсәт алу кирәк булмаячак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары белән булган онлайн утырышта аларга үзчикләнү режимын йомшарту шартларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычын куйды. Президент сүзләренчә, бүген республиканың туксан процент предприятиесе күпмедер дәрәҗәдә эшли инде.

Аларның санитария-эпидемиология норма чараларын саклау практикасы халыкның куркынычсызлыгын дөрес оештырганда эшне яңартып булуын күрсәтте. Әлеге чаралар ил башлыгы Владимир Путинның ил икътисадын күтәрүгә багышланган утырышта куйган бурычлар кысаларында алып барыла. Президент битлек режимын саклау мөһимлеген дә билгеләп үтте. Кеше күп җыелган урыннарда: кибет, җәмәгать транспортында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри кала. Үзеңне генә түгел, үз тирәңдәгеләрне дә сакларга кирәк

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Югары әзерлек һәм үзчикләнү режимы кала, кабат катгый чикләнү чараларын кертелүен теләмәс идем. Без халыкара һәм илнең башка субъектлары тәҗрибәсен дә күзәтеп барабыз. Бүген бөтен төбәкләр дә үзчикләнү режимын йомшартырга әзер түгел, киресенчә катгыйландыручылары да бар. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: үз территориягездә бөтен предприятиеләрнең эшен тәэмин итү мөһим. Предприятие ай ярым эшсез тора алмый, бигрәк тә кече предприятиеләр. Без бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итсәк, акрынлап башка чикләүләрне дә бетербез дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X