erid:2VtzquqpS7d
Терлегең чипланганмы?
Арча яңалыклары

Терлегең чипланганмы?

Мөндеш авылында Хәлим Гарипов фермер хуҗалыгында районның фермер хуҗалыкларында терлекләрне чиплаштыруга багышланган семинар булды

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, ветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, фермерлар катнашты.

– Әлеге эш шәхси ярдәмче хуҗалыкларда төгәлләнде, эре хуҗалыкларда төгәлләнеп килә. Ә менә фермер хуҗалыклары әле керешеп кенә килә, – диде Ленар Абдуллин.

Ветеринария идарәсе белгечләре чиплаштыру тәртибен аңлаттылар, эшләп тә күрсәттеләр, программага керергә өйрәттеләр. 
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев