erid:2VtzquqpS7d
Терлек азыгы әзерләү тулы көчкә бара
Арча яңалыклары

Терлек азыгы әзерләү тулы көчкә бара

Без бу турыда «Ак Барс» агрокомплексы җитәкчесе Ленар Абдуллин белән сөйләштек.

"Терлек азыгы әзерләү тулы  көчкә бара,- дип сөйләде Ленар Абдуллин. -  Бер базны сенаж белән тутырып куйдык. "Макдон" белән Ренат Котдусов һәм Рамил Нуриев күпьеллыкларны теземнәргә сала. Фарук Хафизов һәм Александр Григорьев туратып төятеп торалар. Базга кайткан сенажны Ленар Хөснетдинов, Ренат Шәрәфетдинов, Радик Фәйзрахманов һәм Фәнзил Минсафин таптатып баралар. Сенаж салу белән беррәттән печән әзерләү дә бара. Ренат Фәизов белән Рәдис Котдусов чапкычта, Камил Галимбиков печән әйләндерүдә, Рамазан Гыйләҗиев белән Яхия Сафин рулонлый, Шамил Кәримов, Рәмис Шәйхиев, Фаяз Гарифуллин рулоннарны төяп, өеп торалар". 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев