erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Террорлык акты турында ялган хәбәр – бу аңлы рәвештә эшләнгән җинаять

Террорлык акты турында ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге җинаять ап-ачык җәмәгать куркынычы тудыра.

Террорлык акты турында ялган хәбәр җибәреп сез җәмәгать куркынычсызлыгына яныйсыз, шуның белән учреждениеләрнең эшчәнлеген бозасыз, хокук саклау органнарының шактый көче һәм чаралары читкә юнәлдерелә, аерым гражданнарның мәнфәгатьләренә зыян килә.
Сезнең сүзләр һәм хәрәкәтләр РФ Җинаять кодексының 207нче маддәсендә каралган җинаять (террорлык турында белә торып ялган хәбәр) җаваплылыгына китерергә мөмкин.
Сезнең хәрәкәтләр сәбәбе төрлечә булырга мөмкин: хулиганлык, хокук саклау органнарының ничек эшләвен тикшерү, кайсы да булса оешманың гадәти эш тәртибен бозу, һ.б.

Арча районы прокуратурасы, террорга каршы комиссиясе
 


Нет комментариев