erid:2VtzquqpS7d
Төнлә һәм иртән 5 градуска кадәр салкын булачак
Арча яңалыклары

Төнлә һәм иртән 5 градуска кадәр салкын булачак

Бу турыда Россиянең Татарстан Республиекасы буенча МЧСның баш идарәсе хәбәр итә.

Бүген төнлә һәм иртәгә иртән 0... -5 градус салкын булачак.  Бакчачыларны борчый торган хәл бу. Кемдер инде чәчәк атарга җыенган, хәтта чәчәк аткан тюльпаннары өчен борчыла, кемдер парнигына утырткан помидорлары өчен җаната. Иртә җылытты шул.. Табигать барыбер үзенекен эшли. Тюльпаннар өчен борчыласы юк, алар үлми, ди белгечләр. Ә менә помидорлар... Шәт, аларны да хуҗалары саклап калыр...


Арча хәбәрләре

Нет комментариев