erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәрәзә төбендә хуҗасын көтеп  янгыннан исән калган яран гөле генә сураеп утыр.

– Өйләр бер-берсенә якын урнашкан. Курыктык, – ди күршеләре.

 

2 июнь көнне 21 сәгать 59 минутта янгын частена Коммуна урамы 28 йорт яна дип шалтыраталар. Тагын янгын машиналары чыгып чаба. Вакытында килү сәбәпле, янгынны сүндерәләр, тик ут хәйран зыян салырга өлгерә. 

Ул өйдә дә булдык. Дөрес, эченә керә алмадык. Капкада йозак иде. Бу өйдә 85 яшьлек әби ялгызы яшәгән булган. “Урамдагы яшьләр күреп алып, аны алып чыктылар, хастаханәдә ята”, – диделәр күршеләре. Тәрәзә төбендә хуҗасын көтеп  янгыннан исән калган яран гөле генә сураеп утыра.

Биредә йортның түбәсе, обшивкасы, сарай түбәсе янган, йорт эченә дә зыян килгән. Бу очракта да янгынның сәбәбе электрдан дигән фараз бар. Дөрес, әле тикшерү бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Өйләр бер-берсенә якын урнашкан. Курыктык, – ди күршеләре.

Аларның бакчалары зыян күргән, җиләк-җимеш агачлары яфраклары, чәчәкләре, теплицадагы үсентеләр пешкән, көйгән. Шуның белән генә калганга сөенә инде алар. Әби генә сәламәтләнеп чыккач кая барыр?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X