Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Туган авылы урамын соңгы тапкыр ураган

    Минем әнинең өч абыйсы Бөек Ватан сугышына киткән. “Әлтаф абыйдан бер хат та килмәде, Җамали абыйның “Безнең поездны бомбага тоттылар, камыш арасында су эчендә ятабыз”, –  дигән бер хаты килде”, – дип сөйли иде әни.

    Өченчесе – Кыям абый бер аягын калдырып, култык таяклары белән кайткан. Бозлы су эчендә ятып үпкәсенә салкын тидергән булган. Ул вакытта Корайван авылы “Кызыл тау” колхозы дип атала, анда дүрт бригада. Кыям абыйны колхоз рәисе итеп куялар, ул еллардагы район газетасы  төпләмәләрен карап утырганым бар, “Кызыл тау” колхозы гел алдынгылар рәтендә.

    Замананың бик кырыс вакыты  булган ул. “Берничә хатын-кыз берәр кочак салам алып кайтып, баз өстен каплаган идек. Кыям абый ул саламнарны кире илттерде”, – дип сөйләгән иде әни.

    Кыям абый 1947 елда (утыз яшь тә тулмаган килеш) шул үпкә авыруыннан үлеп китә...

    Мин редакциядә эшли башлагач әнинең хәбәрсез югалган абыйларының язмышын ачыкларга тырышып карадым. Әмма нәтиҗәсез, хәзер моның сәбәбен аңлыйм инде, алар кебек хәбәрсез югалганнар миллионнар белән исәпләнгән бит. Алар турында өзгәләнеп хәбәр көткән әти-әниләре, туганнары әкренләп бу якты дөньядан китеп барды. Инде балалары да өлкән яшьтә. Тик шулай да, күңел “хәбәрсез югалды” дигән шомлы сүзләр белән килешергә теләми...

    Татарстан Республикасының милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов күптән түгел Арчага кайтып сугышта хәбәрсез югалган, дип исәпләнгән 15 якташыбызның кайда һәлак булулары турындагы документларны тапшырды. Мин шунда Әлтаф абый белән Җамали абый турындагы мәгълүматларны  анкетага язып җибәрдем.

    Михаил Черепанов шул очрашуда педагогика көллияте укытучысы Илһам Низаметдиновны: “Ул минем туганым!” – дип кочаклап алды. Чөнки Илһам Борһан улы да Бөек Ватан сугышының “ак тапларын” бетерү буенча зур эш алып бара, студентлар белән һәр елны сугыш булган урыннарда казу эшләре үткәрәләр.

    Шушы очрашудан соң ике–өч көн үткәч Илһам Низаметдинов: “Ильяс абый, абыегыз табылды!” Иртәгә тугызынчы яртыга көллияткә килегез! – дип шалтыратты. “Илһам Борһанович, сез дә миңа туганым кебек! – дим. – Зур рәхмәт, Сезгә! Җамали абыйның кызы Әнисә апаны да алып киләм!”

    Ашыга-ашыга Әнисә апаларның телефон номерын җыйдым. Алучы юк. Өйләренә киттем.

    – Телефон шалтыраганда сезнең газетта хәбәрсез югалганнарның табылуы турындагы мәкаләне укып, кемнәрнедер эзләп табалар, безнең әтиләрне эзләүче дә булмас инде”, – дип елап утыра идем, – дип каршы алды ул. – Телефонны алырга өлгермәдем, шалтыраган иде шул...

    Әтисе сугышка киткәндә Әнисә апага 6 ай булган. “Сугышка китәргә хәбәр килгәч әти мине  күтәреп Корайван урамнарын әйләнеп чыккан. Өйгә кергәч әти: “Безнең бу кызыбыз беркайчан да югалмаячак, аның колагында тамга бар”, – дигән. Минем менә бу колак очында чыннан да киртек бар. Аны әтигә кадәр күрүче булмаган”.

    – Мин үсә төшкәч өйгә кайтып: әти нинди була ул? – дип сорый идем, – дип дәвам итә Әнисә апа. – Әни “Әнә тәрәз төбендәге яран гөл төсле була”, – дип елап җибәрә иде.

    Әнисә апаның әнисе Мәүлиха апа авылда безнең күршедә яшәде. Сугыш чорында ул Арчага җигүле ат белән барып үлгән немецларны зиратка ташыган...

    Җамали абый Ленинград өлкәсенең Киров районында һәлак  булган. Насыйп булса, Җиңүнең 75 еллыгында булмас микән, дип тә уйлап торам.

    Ильяс Фәттахов

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: