Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Урта Атыда 30 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә кул салган

    Бүген төнлә Урта Аты авылында Хәбибуллина Гөлинә асылынып үлгән.

    Хатын-кызларның мондый адымга баруы коточкыч хәл. Сәбәбен белүче дә юк. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ике кыз туган булган алар. Сеңлесе бар.

    -- И-аллам, балалары булдымы икән, бик кызганыч бит, -- дип борчыла халык.

    -- Баласы булмаган, ире белән үз әнисендә яшәгән, -- ди авылдашлары.

    Реклама

    Йокы бүлмәсендә ишек тоткасына асылынган. Баласы булмаганны бик авыр кичергән. Үз--үземә кул салам, дигән сүзләре булган. Әнисе хәтта берничә көн сакладык, дип елый. Әмма саклап бетерә алмаганнар...

    Якыннарының кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар бирсен.

    Бигрәк тә әнисенә, сеңлесенә авыр... Авыр кайгыларын уртаклашабыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: