erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Узышта катнашкан һәркем бүләкләнде

Арча Ипподромында Запороҗецлар ярышты

Ретро машиналардагы бу ярышлар инде матур традициягә әйләнеп китте. Быел 12нче тапкыр уздырылган узышларда 30 машина йөртүче катнашты. Арча районы узышчыларыннан тыш, Әтнә, Биектау, Азнакай, Лениногорск районнарыннан да килгәннәр иде.

Сигез заезддан торган узышлардан соң, финал ярышы Лениногорск егетләренең быел да җитезрәк икәнен күрсәтте. Беренче урынны яулап, күчмә кубокка Лениногорск районыннан Валерий Васильев лаек булды. Икенче урында - Лениногорск шәһәреннән Айрат Исмәгыйлев, өченче урында - Урта Курсадан Динар Гарипов .

Шулай ук гүзәл затларыбыз да тимер атларда көчләрен сынап карадылар. Әлеге ярышларда Кысна авылы кызы Айзилә Файзрахманова иң оста йөртүче һәм иң җитезе булып чыкты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенге ярышларда катнашкан һәркем диплом һәм узышларның махсус кубогы белән бүләкләнде.

 

Ярышлар турында тулырак газетабызның 4 март саныннан укый алачаксыз. Шулай ук ютуб каналыбызда сюжет та булачак. Безнең белән бергә булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X