erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ветераннар арасында көчле гер күтәрүче Арчадан

Чабаксарда ветераннар арасында гер күтәрү ярышлары булды.

 5еннэн 7 апрельгэ кадэр Чабаксарда ветераннар арасында Бөтенроссия гер спорты ярышлары булды.  Иске Иябаштан Тәбрис Шакиров 75тэн 80яшькэ булган группада ярыша. 53 өлкәдән 300ләп спортчы катнаша. Тәбрис абый  1945 елгы. Ярышта Тәбрис абый 3нче урынны ала. Котлыйбыз! Ә хәзер 2022 елда язган мәкаләне тагын бер кат укып китик.

77 яшь егет чак...

2022 елның 24 июне, җомга

2022 елда апрельдә Тәбрис Шакиров Нижегородск өлкәсеннән гер спорты буенча җиңүләр яулап кайтты. Бөтенроссиядән җыелган ветераннар бәйгесе иде ул.

Сүзне ерактан башладык.

“Әти, Шакир улы Мөхәммәтҗан, 53 яшендә үлде, әни (Нургаян) 99 яшьтә бакыйлыкка күчте, – дип сөйләде Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров. – Әти сугышта Ленинград блокадасында катнашкан кеше. Бер кулы катып калган иде. 1943 елда яраланып, сугыштан кайткан. Мин 1945 елның 15 августында туганмын. Сугыштан соң әти әллә ни озак яшәмәде. 1966 елда китеп барды...

Әтисе оста гармунчы була. Теләсә кайсы гармунны ала да – җырлата. Күрше Александровка авылында (беткән урыс авылы) кибетче булып эшләгән. Шунда өйләнгән дә. “Без 45ләр аз, – дип сүзне дәвам итте Тәбрис Шакиров. – Ир-атлар сугышта бит. Балалар тумаган. Сугыш алдыннан туган малайлар белән без, ваклар, сугышабыз. Малайлар сугышып үсә бит ул. Безнең тирә малайлар юк диярлек. Сугышырга зурлар кала инде... Әти сүгә, көчеңне кая куярга белмәсәң, гер күтәр, ди. Тотындым гер күтәрергә. Армиядә дә авыр атлетика белән шөгыльләндем. Дивизия чемпионы булдым. Пермь өлкәсендә ракета гаскәрләрендә 3 ел хезмәт иттем. Взвод командиры урынбасары идем. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама белән Новгород өлкәсенә эшкә җибәрделәр. Аннан кире авылга кайттым. Гомерем буе “Тукай-Кырлай” колхозында агроном булып эшләдем. Гер күтәрүдә җиңүләр, бүләкләр күп булды”.

– Көч дигәнең нәселдән дә килә торгандыр, – дим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти ягыннан туганыбыз Мостафа абый юл бирмәгән атчыны бер сугуда үтергән... Шулай ук әнинең (Нургаян) әтисе Фазыл гайрәтле кеше булган. Хәер, ничек кенә көчле булсаң да, ярышларда катнашу өчен даими шөгыльләнү кирәк.

Хәтеремдә, бер елны 18 яшьлекләр янәшәсендә 73 яшьлек Тәбрис Шакиров 24әр килолы ике герне 28 тапкыр күтәрде. “Минем яшьтәгеләргә 14 кило гына күтәрергә ярый, – дип сөйләгән иде ул вакытта Тәбрис абый. “Беренче каналда барган “Барысыннан да өлкәнрәк!” дигән шаккатыргыч сәләтле ветераннарның телешоу-ына җибәрергә кирәк сезне!” – дим. Ә ветераныбыз көлә...

– Быел апрельдә Нижегородск өлкәсендә булып үткән Бөтенроссия ветераннар бәйгесендә 42 регионнан 250 кеше катнаштык, – дип сөйли Тәбрис абый. – 40 яшьтән башлап, 86 яшьлек тә бар иде. Татарстан республикасыннан ярышка бишәү бардык. Чувашлар бик каты гер күтәрә. Хатын-кызлары да. Хатын-кызлар чыдам бит алар. Гер күтәрергә таза йөрәк кирәк. Даими гер күтәрү чыдамлык бирә. Ярышта 75–79 яшьлекләр арасында 2нче урынны алдым. Гер күтәрү буенча спорт остасы нормативын үтәдем. 1нче урынны Төмән ветераны алды.

– Ә сез көн дә гер күтәрәсезме?

– Әйе, көн дә гер күтәрәм. 16шар килолы герне ике кул белән 40ар тапкыр күтәрәм. Көнгә өч тапкыр.

Быел, Алла боерса, августта Тәбрис Шакировка 77 яшь тула. Сөбханалла, Тәбрис абый егетләр кебек әле! Алга таба да, исән-сау булып, гер күтәреп, ватандашларны  шаккатырырыга язсын!

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X