erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Владимир Путин эшмәкәрләргә дә акча вәгъдә итте

РФ Президенты Владимир Путин бүген Хөкүмәт әгъзалары белән җыелыш алдыннан, кабат мөрәҗәгатен халыкка җиткерде. Моңа кадәр ил башлыгы гади халыкка социаль ярдәм күрсәтү хакында чыгыш ясаган булса, бүгенге чыгышында ул бизнес вәкилләренә ярдәм күрсәтүгә тукталды.

Аның сүзләренчә, туризм, кунакханә бизнесы, рестораннар һәм кафелар бик зур югалтулар кичерә. Шулай ук азык-төлек белән сату итми торган өлкәләр дә хәзер авыр хәлдә.

Шуңа бәйле рәвештә, Президент кече һәм урта бизнес вәкилләре, хезмәткәрләренә эш хакы түли алсын һәм эш урыннарын саклап кала алсын өчен, кире кайтарып бирмәү шарты белән, дәүләт ярдәме күрсәтергә вәгъдә бирде. Акчалата ярдәм оешмадагы кеше саныннан чыгып исәпләнәчәк. Кеше башына 12130 сум, ягъни минималь хезмәт хакы күләмендә акча бирү күздә тотыла. Мондый ярдәмне алу өчен бизнес вәкилләре 1 апрельдән эш урыннарының кимендә 90 процентын саклап калуы шарт. Шулай ук Владимир Путин әлеге ярдәмне алу өчен документларны дистанцион теркәү мөмкинлеге тудырырга кирәклеген, эшмәкәрләр өчен максималь рәвештә җайлы, чиратларсыз булырга тиешлеген дә искәртте. Сүз уңаеннан, апрель өчен акчаларны 18 майдан соң, ә май өчен июньдә алырга мөмкин булачак. 

Эрерәк оешмалар өчен Хөкүмәт процентсыз кредитлар тәкъдим иткән иде. Владимир Путин: “Практика күрсәткәнчә, бу ысул нәтиҗәле түгел”, - дип белдерде. Чөнки банклар мондый адымга бик теләп бармый. Сәбәбе дә аңлашыла —  авыр икътисади шартларда банкларга да гарантия кирәк. Шуны истә тотып, Владимир Путин мондый кредитларның кимендә 75 проценты  “Внешэкономбанк” тарафыннан гарантияләнгән булырга тиеш, дип белдерде. Бу рискларны киметер һәм кредит алуны җиңеләйтер дигән өметтә Президент. 

- Мондый кредитлардан икътисади яктан зыян күргән урта һәм эре предприятиеләргә файдалану мөмкинлеге бирергә кирәк. Бу — компанияләр кешеләрне эштән азат итмәсен һәм хезмәткәрләре алдында эш хакы буенча бурычлар җыймасын эшләнелә, - диде Путин. 

Система рәвешендә эшли торган оешмаларга да ярдәм каралачак. Моның өчен ил башлыгы Хөкүмәткә андый предприятиеләрнең исемлеген барлап бетерергә йөкләмә бирде. Әлеге исемлектә инде бер меңнән артык оешма исәпләнә. Алар өчен Президент яңа кредит продукты булдырырга кирәклеген искәртте. Ул акчаларны әйләнештәге акчаларны арттыру өчен тотарга мөмкин. Ягъни оешма җитәкчелеге чимал, комплектацияләү әйберләре сатып алу, чимал алганда аванслар бирүдә тотыла ала. Мондый кредитлар буенча процентларның бер өлешен дәүләт компенсацияләячәк һәм оешмалар өчен аның күләме базардагы кредит ставкаларыннан 6  процентка кимрәк булачак, дип белдерде Президент. Кредитларның яртысы исә Россия Финанс министрлыгы тарафыннан гарантияләнәчәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Субъектлар казнасына да өлеш чыгачак. Әлеге максатка Владимир Путин федераль бюджеттан 200 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирергә тәкъдим итте. 

- Төбәкләрнең әлеге акчаларны кирәкле өлкәгә файдалану мөмкинлеге булырга тиеш, - дип тә искәртте Президент чыгышында.

Фото: kremlin.ru

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/vladimir-putin-eshmkrlrg-d-akcha-vgd-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X