erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Волейболга кайсы балалар бакчасы командасы көчле?

Ярыш нәтиҗәләре.

"Арча" спорт комплексында балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләрнең волейбол ярышлары булды. Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) уку елы дәверендә төрле спорт ярышлары оештырып тора. Әлеге волейбол ярышында 11 команда катнашты. Яңа Кенәр балалар бакчасы хатын-кызлар командасы 1нче урынны алды. 2нче урында -- Арчаның 7нче балалар бакчасы хатын-кызлар командасы, 3нче урында -- Арчаның 11нче балалар бакчасы командасы. Иң яхшы волейбол уйнаучы дип Яңа Кенәр балалар бакчасында кухняда эшләүче хезмәткәр Илгинә Сәләхова билгеләнде. Афәрин!

Соңыннан җиңүче командалар Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Профсоюз оешмасы ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә булышкан Арчаның 7нче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәевка, Наласа мәктәбе физик тәрбия укытучысы Илфат Төхвәтуллинга һәм "Арча" спорт комплексы администрациясенә рәхмәт белдерә.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X