Бүген Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә татар иҗатының төбәкара «Рамазан» фестиваленең Гала-концерты узды.
Мәдәни чарада арчалар да катнашты һәм җиңү белән кайтты.
«Гала-концертта Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы һәм иҗади Альберт-Ильмира Заһидуллиннар гаиләсе катнашты. Уңышларыбыз куандырырлык. 1 нче дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булдык»,- диде Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.

Нет комментариев