erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзизоляция режимыннан соң балаларны бакчаларга кабул итү тәртибе булдырылды

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балаларны кабул итү тәртибе турында җиткерде.

Ата-аналарга баланың сәламәтлеге турында белешмә алу өчен поликлиникага барып йөрү кирәк булмаячак. Коронавирус расланган авырулар белән контактта булмау турындагы белешмә телефон аша мөрәҗәгать иткәннән соң, участок педиатры тарафыннан бирелә. 

Министрлык хәбәр иткәнчә, ата-ананың участок табибы белән элемтәгә керү мөмкинлеге булмаган очракта, поликлиниканың call-үзәгенә яки регистратурага мөрәҗәгать итәргә була.

Белешмәләр алу электрон почта яки мессенджерлар ярдәмендә башкарылачак. Бу очракта белешмәнең фотосы яки сканер аша чыгарылган күчерелмәсе  җибәреләчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакчаларда иртәнге якта балаларның сәламәтлеген тикшерү көчәйтеләчәк. Томау төшү яки ОРВИның башка билгеләре булган балаларны кабул итү каралмаган. 

Баланы бакчаларга кабул итүнең вакытлыча тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан булдырылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X