erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бакчабызда «Алтын көз» бәйрәме узды

Балалар бакчасында бәйрэм –ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы. Быел да 26 октябрьдә бакчабызда «Алтын көз» исемле бәйрәм кичәсе булып узды.

 Бәйрәмгә  әзерлек алдан ук башланды.Ата-аналар балалары белән бергә "Көзге фантазия" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты.Урыннар билгеләнде,грамоталар тапшырылды. Моның өчен гаиләләргә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды. Бәйрэмебез бик күңелле узды. Балалар янына кунакка урман күчтәнәчләре белән куянкай һәм төлке килде. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм түземсезлек белән "Көз кызының" килүен көттеләр. Көз кызы  үзенең сандыгыннан тылсымлы маскалар алып, балаларны төрле яшелчәләргә әверелдерде. Ә инде бөтен балаларга көз кызының - тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүләк итүе иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.
Балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәр балаларның яңгыравыклы тавышлары, елмаю-көлүләре, аларның шау-шу килүләре һәм күңел ачулары белән үтә. Бу юлы да чара бик күңелле килеп чыкты. Ата-аналар да, балалар да канәгать калды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


                                                                                                         Тәрбияче:Ирагимова Л.Я

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X