erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Чишмәкәй» балалар бакчасында узган экологик чарада әти-әниләр дә катнашты

Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында 23 ноябрьдә 1нче номерлы уртанчылар төркемдә әти-әниләр һәм балалар белән берлектә «Табигать белгечләре» исемле экологик уен оештырылды.

 Әти-әниләр "Табигать" һәм "Җир" командаларына бүленде.  Капитаннар командаларны тәкъдим итте, девизлар әйтелде.

Уенны чын жюри хөкем итте.  Балаларга кунакка Турист килде, ул табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозды һәм балалар аны табигатьне сакларга өйрәтте. "Табигать турында табышмаклар", "Кем чүп-чарны тизрәк җыя", "Өй эше", "Рәсемеңне җый", "Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" конкурслары  белемле һәм  мавыктыргыч булды.  

Балалар табигать һәм хайваннар турында шигырьләр сөйләделәр. Уен ахырында  жюри балаларга медальләр һәм әти-әниләргә таныклык тапшырды. Бәйрәмнән балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

                                              Арчаның 10 нчы номерлы балалар тәрбиячеләре

                                                                          Габдулхакова Ф.И, Закирова Р.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X