erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

И Казан арты,сиңа кайттым сөеп тагын да мин...

Казан арты... Әлеге якларны ишетеп белмәгән кеше юктыр ул. Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Арча якларыннан чыккан, дөньядагы бердәнбер “Әлифба” музее да биредә урнашкан, милләтемнең йөзек кашы булган Тукае да монда дөньяга килгән...

Арча ягы безнең өчен педагогия училищесы белән йөрәкләргә мәңгегә кереп калды. Татарстан Республикасының бик күп районнарыннан үзенә укучылар җәлеп итүче әлеге уку йортында 1982–1986 елларда белем алу безгә дә насыйп булды. 1986 елгы чыгарылыш “Д” төркеме. Меңәрләгән укучыны, шул исәптән безне – 34 авыл баласын үз кочагына алган әлеге уку йорты безнең күңелләрдә иң кадерле истәлекләрне саклый. Әлеге истәлекләрнең иң яктысы, әлбәттә инде, аның җитәкчесе, укытучылары.

Мин бүген яраткан директорыбыз Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев турында сөйлим. Аллаһ Тәгалә изгелек сыйфатларын өләшкәндә Илдус абыйга аеруча зур игътибар биргән, күрәсең, ул – киң күңелле, ягымлы, тирән белемле, шәфкатьле, коллективта һәркемгә үрнәк, кеше хәленә керә белүче таләпчән директор. Ул эшләгән дәвердә укытучылар коллективы дус һәм тату гаилә булып, укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлык куйды. Меңәрләгән укытучының укытучысы булган Илдус Габдрахман улы өчен без “сеңелем”, “энем” булдык. Башкача ул безгә эндәшә дә алмас иде, чөнки 15 яшеннән ата-анасының җылы кочагыннан чыгып киткән самими балаларны чын аталарча, абыйларча кайгыртмаса, уку йортының дәрәҗәсен саклый алмас та иде ул. Илдус абый Арча педагогия училищесын югары дәрәҗәдә тоту өчен үзен-үзе аямый, намус белән хезмәт итте, тагын да яңа уңышларга ирешү өчен, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә уку йортының статусын югары дәрәҗәдә саклар өчен күп көч куйды.

Үзенең шәхси мөгамәләсе белән ул бездә дә дус, бердәм группа оештырырга этәргеч бирде, кирәкле урында төпле киңәшләрен бирде, безнең йөрәкләребезгә миһербанлык орлыклары салды, бу тормышта үзебезгә тиеш лаеклы урынны табарга ярдәм итте, үзенә карата тирән ярату, ышаныч һәм хөрмәт казанды.

Әлбәттә, Илдус абыйның барлык уңышларында гомер юлдашының да роле зур. Хәләл җефете Флюра ханым белән тугры юлдан инде ярты гасырдан артык бергә атлыйлар. Үткәнгә карасаң, бергә узган матур еллар бәрәкәтле хезмәт нәтиҗәләре белән үрелгән, балаларының, оныкларының, туганнарының, күп санлы укучыларының җылы карашы белән бизәлгән.

Бер акыл иясе болай дигән: берничә айдан уңыш алыйм дисәң, иген чәч, 10 елдан җимеш алыйм дисәң, агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң, балалар тәрбиялә, балалар укыт. Әлеге сүзләр нәкъ безнең укытучыбызга атап әйтелгән. Безнең күңелләрдә әнә шундый тирән эз калмаган булса, уку йортын тәмамлауга 36 ел узса да, без бүген дә Казан артын сагынып кайтмас идек. Эх ул “Д” төркеменең шау-шулы студент еллары, бердәмлеккә, хезмәткә өйрәткән бәрәңге басулары, сабантуй мәйданнары, беренче дәресләр, сыйныф җитәкчеләребез белән бергәләп сәяхәт итүләр, шау-гөр килеп узган кичәләр, Чечен Республикасына барган студентларның хезмәт отрядлары, балаларның ял лагерьларында вожатый булып эшләүләр, ялан кырда “үзебез өчен” диеп яңа училище төзелешендә катнашулар, мөстәкыйль тормышка аяк басарга өйрәткән хезмәт күнекмәләре... Боларның барысы өчен дә без хөрмәтле шәхесебез Сәгъдиев Илдус Габдрахман улына һәм аның кул астында эшләгән барлык мөгаллимнәргә рәхмәтлебез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күптән түгел миңа Кайбыч районы ветераннар советы рәисләре белән “Әлифба” музеенда булырга туры килде. Әлеге очрашуга Илдус абый да килгән иде. Аның белән шулай көтмәгәндә очрашу миңа яңа көч бирде. Сөйләшеп тордык. Барыбызның да укытучы һөнәренә тугры калуыбызга укытучыбыз куанды, безнең белән горурланды.

Хөрмәтле остазыбыз Илдус абый, укытучыларыбыз! Сезне Укытучылар көне белән котлыйбыз! Авырмагыз, исән-сау булыгыз! Якыннарыгызның игелеген күреп яшәгез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез.

Розалия Садриева (Шиһапова).

Кайбыч – Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X