erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 гыйнвардан универсаль пособиеләр килә башлаячак

Дәүләт Думасы йөкле хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен универсаль пособие билгеләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Түләүләр 1 гыйнвардан килә башлар дип көтелә. Бу елның 31 декабренә кадәр балалары туган гаиләләр пособиене иске кагыйдәләр буенча да ала ала, шулай ук аларның универсаль пособиене сайлау мөмкинлеге дә булачак.

Универсаль пособие берьюлы берничә социаль түләүне берләштерәчәк. Әйтик, аңа йөклелекнең беренче атналарында исәпкә баскан хатын-кызларга каралган түләү, 1,5 яшькә кадәрге баланы караучы иминиятләштерелмәгән затка каралган пособие, беренче бала тугач барлык төбәкләрдә бюджеттан бирелә торган түләүләр керәчәк. Моннан тыш, универсаль пособиегә өченче бала өчен түләү (ул 78 төбәктә генә бар), 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга пособие һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга Пенсия фондыннан түләнә торган пособие дә кертеләчәк.

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пособиене гаиләдәге бер кеше башына туры килгән керем бер яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирәчәкләр. Пособие күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. 2023 елда ил буенча уртача алганда ул 7 мең, 10,5 мең һәм 14 мең сум, дип яза РИА Новости.

Искәртеп узабыз, аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертү турында сентябрьдә билгеле булды. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин пособиене алу өчен бер гариза җитүен аңлатты, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да, күп фунцияле үзәкләргә шәхсән барып яки социаль иминият фондында да тапшырып булачак, дип яза "Татар-информ".

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X