erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16 яшьлек машина йөртүче катнашындагы авариядә 5 кеше һәлак булган

Бүген төнлә Түбән Тагилда котычкыч авария булган. Ашыгыч ярдәм машинасы белән җиңел машина бәрелешкән.  Юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән, тагын икесе зыян күргән, дип хәбәр иткән РИА Новости агентлыгына Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

 

Полиция вәкиле сүзләренә караганда, Газетная һәм Октябрь революциясе урамнары киселешендә төнге 3.00 ләр тирәсендә  Hyundai Accent машина йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, аңа 16 яшь булган, светофорның тыелган сигналына үтеп,  хәрәкәт итүче ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән.
«Көчле бәрелү нәтиҗәсендә, газель пассажиры — фельдшер, Hyundaiның 3 пассажиры, йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән үлә. Тагын ике кеше-2003 елда туган чит ил машинасы пассажиры һәм ашыгыч ярдәм бригадасы шоферы хастаханәгә озатылган», — дигән агентлыкның әңгәмәдәше.
Билгеле булганча, көчле бәрелүдән чит ил машинасы янып киткән.  Гадәттән тыш хәл урынында Түбән Тагил һәм өлкә ЮХИДИ идарәсе җитәкчелеге вәкилләре эшли.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X