erid:2VtzquqpS7d
68 яшьлек ир-ат балалар бакчасына кереп ике баланы атып үтергән
Яңалыклар

68 яшьлек ир-ат балалар бакчасына кереп ике баланы атып үтергән

Ульяновск өлкәсендә билгесез кеше Вешкайма бистәсендә урнашкан «Рябинка» балалар бакчасында атыш оештырган, дип хәбәр итә «Kazan first«.

Җинаятьче балалар бакчасына «Иж-27» мылтыгы белән тыныч сәгать вакыты — балалар йоклаганда килгән. Учреждениедә сакчы булмаган. Ул ишектән кергәч тә идән юучы хезмәткәрне Ольга Митрофановага ата һәм яралый.

Аннары ул икенче катка күтәрелеп, тәрбияче ярдәмчесе Елена Карпованы, тагын бер хезмәткәрне, 5 яшьлек малайны һәм 6 яшьлек кызны атып үтерә, шуннан соң үз-үзенә кул сала.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 68 яшьлек атучы — Александр Дронин. Корал аның исеменә теркәлгән.

Урында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

https://vatantat.ru/2022/04/80447/


Нет комментариев