erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районында 19 яшьлек егетнең иңбашына агач борыс кергән һәм аркылы тишеп чыккан

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары 19 яшьлек егетне коткарган.

Татарстанда республика клиник хасатаханәсе табиблары иңбашына агач борыс кереп, аркылы чыккан 19 яшьлек егетне коткарган.  Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Иске корылманы сүткән вакытта егет өстенә стена ава, борыс егетнең иңбашына кереп тишеп чыга. Имгәнгән егетне Балтач районыннан санавиация белән республика клиник хастаханәсенә китерәләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Егетнең умрау сөяге сынган, башы бәрелгән, таз-бот сөякләре сынган. Могҗиза белән генә аның үпкәләренә дә, җитди артерияләренә дә зыян килмәгән», - дигәннәр хастаханәдә.

Операциядән соң ул авыр хәлдә реанимациядә ята. Табиблар сүзләренчә, тормыш өчен әһәмиятле булган органнарына, кан тамырларына зыян килмәгән, тик инфекция таралу куркынычы бар. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X