erid:2VtzquqpS7d
Дәүләт Думасында пенсияләр автоматик рәвештә артачак дип белдерделәр
Яңалыклар

Дәүләт Думасында пенсияләр автоматик рәвештә артачак дип белдерделәр

Пенсияләр, социаль түләүләр һәм минималь хезмәт хакы күләме автомат рәвештә артачак, дип белдерде Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Ул апрель ахырында Россия Президенты Владимир Путинның пенсияләрне, социаль пособиеләрне һәм бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын планнан тыш арттырырга кушуын билгеләп үтте.

«Түләүне индексацияләү өчен гариза язарга кирәкми, чөнки болар барысы да автомат рәвештә башкарылачак. Бүген Пенсия фонды өстәмә рәвештә ниндидер гаризалар җыймыйча даэшли ала. Барысы да автоматик режимда эшләнәчәк», – диде ул.

Көтелгәнчә, түләүләр 9 процентка артырырга мөмкин.


Нет комментариев