erid:2VtzquqpS7d
Иделдә 13 яшьлек кыз батып үлгән
Яңалыклар

Иделдә 13 яшьлек кыз батып үлгән

Аның гәүдәсен фаҗига шаһитлары чыгарган.

Югары Ослан районында Иделдә 13 яшҗлек кыз батып үлгән. Аның гәүдәсен судан фаҗиганың шаһитлары чыгарган.

Фаҗига 25 июнь көнне кич белән була. Коткаручылар шаһитларның кызны ярдан 10 метр ераклакта табуын ачклый. Ашыгыч ярдәм күрсәткән медицина хезмәткәрләре кызның үлемен раслый.

Кыз өлкәннәр күзәтүеннән башка дус кызлары белән тыелган урында су кергән, дип фаразлана.

Кичә Саба районының Миңгәр авылында 18 яшьлек егет батуы турында хәбәр иткән идек. 

 


Нет комментариев