erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юрист өч балалы әтиләрне чакырылыштан кичектерү турында: Закон һичшиксез кабул ителәчәк

Казан юристы Мидхәт Корманов «Татар-информ» агентлыгы белән өч баласы булган әтиләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы закон проектына бәйле фикерләре белән уртаклашты. Проект Дәүләт Думасына 28 сентябрьдә тапшырылган иде, аны хәзер Саклану комитеты карый.

Бүген закон нигезендә гаиләдә 16 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче әтиләр, шулай ук 16 яшькә кадәрге бер һәм аннан күбрәк бала караучы ялгыз ир-атлар өлешчә мобилизациядән кичектерү хокукына ия. Шулай ук хатыннары көмәнле (22нче атнада) булган һәм өстәвенә тагын өч бала тәрбияләүче ир-атлар да өлешчә мобилизациядән кичектерелә.

Яңа закон проектын нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче әтиләргә хәрби хезмәткә чакырудан кичектереп тору хокукы бирелергә тиеш. Бу шулай ук 18 яшькә кадәрге бер яки берничә бала караучы ир-атларга да кагыла.

«Закон проектын нигезле дип саныйм. Әлеге кешеләр болай да гомерләренең күп өлешен Ватаныбызга багышлаган. Бүгенге көндә аларның бурычы – балаларын лаеклы тәрбияләү, аларга белем бирү һәм аякка бастыру. Закон һичшиксез кабул ителәчәк», - дип искәртте Мидхәт Корманов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, закон проекты инициаторлары фикеренчә, хатыннары көмәнле булган һәм 18 яшькә кадәрге тагын өч бала тәрбияләүче ир-атлар яки югары уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы студентларга да мобилизациядән кичектерү хокукы бирелергә тиеш.

Искәртеп узабыз, закон проекты өлешчә мобилизация буенча инде хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга кагыла.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X