erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак

Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар 5 декабрьдә Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә, ТР Табигый тарих музеена, «Манеж» күргәзмә залына, Туп сарае музеена, Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеена, Ислам мәдәнияте музеена һәм башка учреждениеләргә түләүсез керү өчен музей-тыюлык сайтында теркәлергә (теркәлү 5 декабрьдә 9:00 дә ачылачак) яки кассада бушлай билет алырга кирәк.

Сеанслар түбәндәге расписание буенча оештырыла:

һәр 15 минут саен – 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Эрмитаж – Казан» үзәгендә һәм Татарстанның табигый тарих музеенда;

һәр 15 минут саен – 10:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр Туп сарае музеенда, «Манеж» күргәзмә залында, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда, Благовещенск соборы тарихы музеенда, Гавами урыннар күргәзмә залларында;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

һәр 15 минут саен – 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Ислам мәдәнияте музеенда;

һәр 30 минут саен – 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Спас манарасы музеенда.

Исегезгә төшерәбез, бу көнне Казан халкы һәм кунаклары шулай ук ТР Милли музеена һәм аның филиалларына килә алачак. Экскурсияләргә һәм музей программаларына барырга теләүчеләр алдан билетлар алырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X