Бүген иртән Казанда кар яву аркасында 9 баллы бөкеләр барлыкка килде. Бу хакта «Яндекс.карта» сервисы мәгълүматлары сөйли
Традицион тоткарлыклар үзәктә, Җиңү проспектында, шулай ук шәһәрдән төп чыгуларда формалашкан.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төнлә Татарстан башкаласында Большая Крыловка һәм Вахитов урамнары районында контакт челтәренең таянычы яуган кар авырлыгы аркасында төшкән. Вакытлыча туктап тору 1 нче троллейбус маршрутына кагылды.
Казан халкын һәм кунакларын, вәзгыятьне исәпкә алып, алдан ук үз маршрутларын планлаштырырга сорыйлар.
ТАТАР-ИНФОРМ
Нет комментариев