erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары алырга хокуклы юридик ярдәм турында сөйләячәкләр

Иртәгә, 5 декабрьдә, Татарстанда яшәүчеләр «ТатарстанОнлайн» программасының туры эфирына кушыла ала.

Туры эфир барышында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары алырга хокуклы юридик ярдәм турында сөйләячәкләр. ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин студиянең кунагы булачак.

Спикер нинди ярдәм чаралары каралуы һәм кемнәрнең бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләячәк.

Программа Татарстан Республикасының ВКонтактеОдноклассники социаль челтәрләре һәм YouTube платформасындагы рәсми төркемнәрендә 10.00 сәгатьтә башлана.

Социаль челтәрләрдән файдаланучы һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә ала, дип хәбәр итә оештыручылар. Министр туры эфирда иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк. Калганнарына исә социаль челтәрләрдән файдаланучылар программа тәмамланганнан соң җавап алачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми төркемнәрендә 2020 елның апреленнән бирле чыга. Татарстанлылар әлеге проект кысаларында студия кунакларына онлайн режимында актуаль темаларга кагылышлы сораулар бирә ала.

40тан артык министр, Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары студиянең кунаклары булды. 2020 елның сентябрендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов онлайн-эфирда катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар – Татарстанда яшәүчеләрнең соравына җавап бирде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X