erid:2VtzquqpS7d
Микроавтобус белән килеп чыккан коточкыч юл һәлакәтендә 16 кеше үлгән
Яңалыклар

Микроавтобус белән килеп чыккан коточкыч юл һәлакәтендә 16 кеше үлгән

Һәлак булганнарның барысы да диярлек микроавтобуста баручылар.

 

Кичә Ульяновск өлкәсендә коточкыч авариядә һәлак булучылар саны 16га җиткән. Фаҗига Новоспасс һәм Николаевка торак пунктлары арасындагы трассада була. Анда микроавтобус ике фура арасында кала. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Микроавтобустагы 15 кеше һәм йөк машинасындагы бер кеше үлүе ачыкланган. Өч кеше хастаханәгә озатылган, берсен амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

Фаҗига фураларның берсе каршы як полосага чыгып, тизлек белән микроавтобуска килеп бәрелүдән килеп чыккан.

https://vatantat.ru/2022/08/90009/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев