erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пермь университетында атыш оештырган егет берни хәтерләмәвен әйткән

Пермь университетында  атыш оештырган Тимур Бекмансуров аңына килгән .

Бу хакта, Пермь краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, LShot телеграм-каналы хәбәр итә. Яшьтәшләрен атып үтергән вәхши табибларга, янәсе, бер нәрсәне дә хәтерләмәве, гомумән, хәтерен югалтуы турында әйткән.

Ул бер кешелек ВИП-палатада ята, чөнки биредә аны күзәтеп торуы җиңелрәк. Полиция хезмәткәрләре, янәсе, үтерүче янына һәлак булганнар яки зыян күргәннәрнең туганнары килергә җыенуы турында ишеткәч, сакны көчәйткән. Хәзер анда дистәдән артык полиция хезмәткәре дежур тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бекмансуров ята торган катка бер кешене дә кертмиләр. Палатасының тәрәзәләренә пленка ябыштырып куйганнар.
Егет әле һаман авыр хәлдә. Аңа ясалма бөер куярга кирәк булачак. Шәһәр хастаханәсе табибларына  үтерүченең гомерен саклап калырга тырышу бурычы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X