erid:2VtzquqpS7d
Песков мобилизациянең яңа дулкыны башлануга бәйле хәбәрләргә ачыклык кертте
Яңалыклар

Песков мобилизациянең яңа дулкыны башлануга бәйле хәбәрләргә ачыклык кертте

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турында бернинди хәбәр һәм мәгълүматлар да юк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары һәм телеграм-каналлар, имештер, мобилизациянең икенче дулкынын игълан итәргә җыенулары турында хәбәрләр тарата. Песков моны кире кагып, өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять буенча башка мәгълүматлар юк, дигән ул.

Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр Россия Президенты Владимир Путин указы белән үткәрелде.

https://vatantat.ru/2023/02/104850/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев