erid:2VtzquqpS7d
Сентябрь аеның нинди булачагын әйткәннәр
Яңалыклар

Сентябрь аеның нинди булачагын әйткәннәр

Россиядә яшәүчеләрне көзен озакка сузылган бәрхет сезоны көтә. Илебезнең гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дии белдергән.

 

 

“Хәзерге вакытта һава температурасы тел-теш тидергесез дәрәҗәдә әйбәт. Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25+26, Сочи һәм Анапада +28 градус. Экватордагы су температурасы бу. Бездә ул – бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы фантастикага тиң дәрәҗәдә: +24 градус. Болар бәрхет сезонының озак дәвам итәчәген күрсәтә. Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк”, – дип сөйләп үткән Вильфанд ТАСС хәбәрчесенә.

 

Шул ук вакытта ул бәрхет сезонының гадәттә сентябрь ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үткән.

https://vatantat.ru/2022/08/90041/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев