erid:2VtzquqpS7d
Синоптиклар Татарстанда боз явуы һәм көчле җил турында кисәтте
Яңалыклар

Синоптиклар Татарстанда боз явуы һәм көчле җил турында кисәтте

Дүшәмбе, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Идарә мәгълүматлары буенча, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен булуы көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, синоптиклар кайбер урыннарда боз явыр дип фаразлый.

Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак. Көндез +24..+29 градус җылылык көтелә.

Татар-информ


Нет комментариев