Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусның яңа дулкыны турында үз фаразларын җиткерде

    Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны август азагыдна – сентябрь башында артыр дип фаразлана.

    Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    Республикада коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Беренче компонент белән 2 млн 571 мең 291 кеше, икенчесе белән-2 млн 452 мең 401 кеше вакцинация кадаткан. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче компонент белән 649 мең 19 кешегә прививка ясатылган, икенчесе белән – 437 мең 56 кеше, дип сөйләде Владимир Жаворонков. 

    Реклама

    Табибларны ревакциациянең түбән темплары борчуга сала. 24 июньгә 324 мең 256 кеше кабат вакцинация үткән. "Коронавирусның яңа дулкыны август азагы-сентябрь башында булыр дип фаразлана, бүген ни дәрәҗәдә актив булуыбыз әлеге чорны ничек узуыбыз белән бәйле булачак», – дип нәтиҗә ясады Жаворонков. Республика халкына вакцинация һәм ревакцинация үтүне дәвам итәргә киңәш итә табиб.

    Шәһри Казан

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: