Реклама
Кичә Татарстанның Аксубай – Федоровка автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булган.
«Лада» маркалы җиңел машина һәм вахта йөртә торган «ГАЗель» микроавтобусы кара-каршы бәрелешкән. Фаҗигадә бер кеше үлгән.
Беренчел мәгълүматлардан аңлашылганча, җиңел машинаның йөртүчесе автомобиль белән идарәне югалткан һәм каршы якка чыккан, анда автобус белән бәрелешкән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
«Авариядә 48 яшьлек җиңел автомобиль йөртүчесе урында ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында вахта микроавтобусында җиде кеше булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана», - дип сөйләделәр Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз