erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 3 градуска кадәр җылыну һәм көчле җил көтелә

Татарстанда 11 мартта аязучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, ә иртән кайбер районнарда буран көтелә.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлек белән, иртәнге якта урыны белән 15-20 м/с тизлеккә җитәчәк.

Көндез иң югары температура -2...+3 градус булачак

Юлларда бозлавык саклана, урыны белән көчле.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев