Татарстанда барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы арзанайды
Татарстанда узган атнада барлык маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр төште. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.
Аерым алганда, АИ-92 3 августтан 10 августка кадәр 1,04 сумга арзанайды – литры 68,85 сумнан 67,81 сумга кадәр. Үз чиратында АИ-95 бәясе 15 тиенгә кимегән – литры 73,43 тән 73,28 сумга кадәр. Алдагы атна белән чагыштырганда бу ике маркалы бензин бәясенең кимү темпы акрынайды.
Шуның белән бергә июль ахыры – август башында премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм югарырак) һәм дизель арзаная башлады. Әйтик, АИ-98 һәм аннан югарырак бензинның бәясе 36 тиенгә кимегән – литры өчен 99,42 сумнан 99,06 сумга кадәр, ә дизель бәясе 29 тиенгә төшкән – литры өчен 80,56 сумнан 80,27 сумга кадәр. Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев