Каргалар Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас һәм Чистай районнарында күренгән
Татарстанга, шулай ук Россиянең башка төбәкләренә, күчмә кошлар кайта башлады. Бүген беренче шымчы каргалар күренгән. Бу хакта Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитеты хәбәр итә.
Шымчы каргалар алданрак кайтып урын сайлый. Бу көннәрдә каргалар Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас һәм Чистай районнарында күренгән. Якын көннәрдә кошларның күпләп кайтуын көтәргә була.
Күчмә кошлар һава торышындагы үзгәрешләргә бик сизгер. Якын көннәрдә төнге салкыннар әкренләп артка чигенә, көндез исә тотрыклы җылы һава торышы урнаша.
Нет комментариев