Татарстанда яңгырлар һәм 17 градус җылылык көтелә
Бүген, 14 августта, Татарстанда салкын, болытлы һәм яңгырлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендәге күк йөзе болытлар белән капланачак, төнлә аязу ихтималы юкка чыгачак. Урыны белән тәүлекнең караңгы вакытында башланган кечкенә һәм уртача яңгырлар көндез бөтен төбәккә таралачак.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с көчле җил тәүлекнең якты вакытында урыны-урыны белән 15-17 м/с кадәр көчәячәк (шул исәптән Казанда да). Салкын төннән соң көндез Татарстан буенча һава +12, +17 градуска кадәр генә җылыначак (ТР башкаласында – +12, +14 градуска кадәр генә).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада атна ахырына кадәр аномаль салкын һәм яңгырлы һава торышы урнашачак. ЧЫГАНАК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев